Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы яшьләре “XXI гасыр лидеры” Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакырыла

“XXI гасыр лидеры” Бөтенроссия конкурсының шәһәр этабы 1-3 март көннәрендә “Орион” яшьләр үзәгендә узачак.

Анда 14 яшьтән 30 яшькәчә балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре, мәктәп оешмалары һәм үзидарә органнары, тимурчылык һәм иреклеләр отрядлары активистлары катнаша ала. Конкурста «11-13 яшьлек иҗтимагый оешмасы активисты», «14-15 яшьлек иҗтимагый оешма лидеры», «16-17 яшьлек иҗтимагый оешма лидеры», «19-30 яшьлек иҗтимагый оешма лидеры», «19-30 яшьлек студентлар оешма лидеры», «19-30 яшьлек иҗтимагый оешма җитәкчесе» номинацияләре тәкъдим ителә.

Конкурс өч этапта узачак. I этап – читтән торып катнашу этабы-11 февральдән 28 февральгә кадәр; гаризалар бирү-25 февральгә кадәр; II этап-1 марттан 3 мартка кадәр; III этап – финал этабы - 27 мартта. Катнашу өчен түбәндәге сайтта гариза бирергә мөмкин: http://lider-chelny.ru.

 

http://nabchelny.ru/news/35417

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев