Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 60 әти-әни рус теленнән БДИ тапшыруда катнашты

Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру көне 26 февральдә бөтен Россия буенча үткәрелә.

Яр Чаллыда чыгарылыш укучыларының 60 әти-әнисе үзләренең көчләрен сынап карарга һәм эчке эшләр процедурасын күрергә карар кылган. Бүген иртән алар рус теленнән БДИ тапшыру өчен 53нче мәктәпкә килделәр.“Мондый акцияне үткәрүнең төп бурычы – аттестация процедурасы ничек үткәрелүен, укучыларга нинди таләпләр куелуын аңлату", – дип сөйләде Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Винер Харисов. – "Әти-әниләр җәйге чорда балалар БДИ тапшырган кебек, аттестация процедурасын үтәчәкләр. Алар да металлорамка аша узачак. Контроль-үлчәү материалларын тарату, аларны бастыру процедурасы нинди икәнлеген беләчәкләр”.Винер Харисов сүзләренә караганда, күптән түгел кагыйдәләр үзгәрде: әгәр элек биремнәр махсус почта белән килсә, хәзер аларны имтихан үткәрү урынында бастыралар.Кечкенә генә инструктаж узганнан соң, катнашучылардан шәхси әйберләрен, кәрәзле телефоннарын кабинетта калдыруларын һәм металл детектор аша узуларын сорадылар. Барысы ла чын имтихандагы кебек – әти-әниләр үзләре белән паспорт һәм кара каләм генә алдылар.Әти-әниләр өчен аудиториядә җәй көне имтихан көнендә аларның балалары ишетәчәк инструкцияне укыдылар. Моннан тыш, пунктның техник белгече билетларның ничек басылуын күрсәтте.Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быел автокалада БДИ тапшыру өчен җиде пункт оештырылган, алар тулысынча махсус техника белән җиһазландырылган. Имтиханнар 27 майдан 2 июльгә кадәр барачак.

 

http://nabchelny.ru/news/35461

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев