Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бала өстенә түбәдән бозлы кар төшкән

Республика прокуроры Илдус Нәфыйков бу факт буенча тикшерү үткәрергә кушты.

Чаллыда бала өстенә теплица түбәсеннән бозлы кар төшкән. Баланы хастаханәгә озатканнар. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итә.

Бу хәл кичә ЗЯБ бистәсендә 13 нче комплекста торак йорт ишегалдында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, теплица түбәсеннән 8 яшьлек малай өстенә бозлы кар ишелеп төшкән.

Баланы ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар. Табиблар малайны тикшергәннән соң бәрелгән урыннарын теркәгәннәр. Аннары өенә кайтарып җибәргәннәр.

Илдус Нәфыйков автошәһәр прокуратурасына бу факт буенча тикшерү үткәрергә йөкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев