Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Балалар сәнгать мәктәбенең отчет концерты-күргәзмәсе узды

23 март көнне «Энергетик» мәдәният сараенда Балалар сәнгать мәктәбенең «Без янә бергә» дип исемләнгән отчет концерты-күргәзмәсе узды.

Бәйрәм кунаклары укучыларның һәм укытучыларның сәнгать эшләре экспозициясе белән танышты. Күргәзмә төрле рәсем сәнгате техникаларында һәм жанрларда эшләнелгән иде. Тамашачылар балаларның иҗатын уңай бәяләделәр. Чыннан да, яшь рәссамнарның эшләре сәнгатьнең яшәвенә, аның балаларыбызда үсеш алуына һәм матур эшләр рәвешендә тормышка ашуына ышанырга мәҗбүр итә.  

Концерт-күргәзмә үзенең ихласлыгы, осталыгы, оригинальлеге, темпераменты һәм дәрте белән таң калдырды. 

Тамашачылар «Щелкунчик», «Наян», «Девчата», «Гөрләвек», «Елмай» бию ансамбльләренә, «До-Ми-Солька», «Мелодия», «Октава» балалар хорларына, «Violini» скрипкачлар ансамбленә, инструменталь ансамбльләргә, сәнгать мәктәбе солистларына алкышларын бүләк иттеләр.

Концерт программасының бизәге – экранда бер-берсен алыштырып торган яшь рәссамнарның картиналары.  Тамашачылар рәсем һәм музыканың үзара бик якын, ә кайчагында аерылгысыз булуына инандылар.

Укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре шәһәргә матурлык һәм сәләт бәйрәме бүләк иттеләр.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев