Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Буадагы кебек волейбол үзәге төзиячәкләр

Чаллыда озак көтелгән волейбол үзәге типлаштырылган проект буенча төзеләчәк.

Буада әзер мисал бар - ул да булса "Импульс" спорт комплексы. Охшаш объект уңышлы гына башкарылган очракта инде быел ук төзелә башларга мөмкин. Татарстан Министрлар Кабинеты проект-тикшерү эшләренә 4,6 млн сум бүлеп бирүне хуплады.
Гомуми мәйданы 4 000 кв. м булган спорт комплекс 36нчы комплекста барлыкка киләчәк. Аны Марат Йосыпов урамы янындагы буш җирдә торгызалар. Янәшәдә, 34 нче комплекста, яңа балалар бакчасы һәм мәктәп планлаштырыла.
Чаллының волейбол үзәген төзү турында шәһәрдәшләр инде күптәннән сөйли. Җирле һәм республика хакимиятләренә инициатива белән әлеге спорт төре федерациясе 2020 елда мөрәҗәгать иткән булган.

Фото: buinsk-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорткомплекс