Танышым бурычын бирергә теләми. Акчаны ничек кайтарырга?
Яңалыклар тасмасы

Танышым бурычын бирергә теләми. Акчаны ничек кайтарырга?

Газета укучыларыбызның сорауларына «Ваше право» юристлык агентлыгы җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтов җавап бирә.

Сорау:
– Эштән китәргә телим, ләкин җитәкчем ике атна эшләвемне таләп итә. Иртәрәк китеп буламы?

Җавап:
– Әйе, кайбер очракларда мөмкин. Гомуми кагыйдә буенча, хезмәткәр җитәкчесенә эштән китүе турында кимендә ике атна кала хәбәр итәргә тиеш. Шулай да, бу аның әлеге вакыт дәвамында эш урынында физик рәвештә булырга тиешлеген аңлатмый. Эш белән тәэмин итүче белән килешү буенча хезмәт килешүен иртәрәк өзәргә мөмкин. Моннан тыш, законда билгеләнгән очракларда, мәсәлән, пенсиягә чыгу яки уку йортына укырга керү сәбәпле эшен дәвам итү мөмкин булмаганда, җитәкче хезмәткәрне гаризада күрсәтелгән вакытта эштән азат итәргә тиеш.
 


белгеч киңәше

Нет комментариев