Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ике мәдәни-белем бирү объектында капиталь ремонт тәмамланды

Наил Мәһдиев: "Мондый учреждениеләр шәһәрдә күбрәк булырга тиеш"

Чаллы шәһәренең Салих Сәйдәшев исемендәге  6 нчы балалар музыка мәктәбендә һәм балалар театр сәнгате мәктәбендә капиталь ремонт тәмамланды. Бу хакта шәһәрнең мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр идарәсе хәбәр итә.

Музыка мәктәбен шәһәр хакиме Наил Мәһдиев та карап чыкты. Аның сүзләренә караганда, шәһәрдә мәдәни объектлар күбрәк булырга тиеш.

Бүгенге көндә Чаллыда балалар театр сәнгате мәктәбендә 5 яшьтән алып 17 яшькә кадәр 500дән артык бала шөгыльләнә. Учреждениедә биш бүлек эшли: рус театры, татар театры, хореография, музыка һәм мода театры.

Чыганак: Чаллы шәһәренең рәсми сайты 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев