Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда интеллектуаль уеннар буенча чемпионат узды

Чаллыда «Нур» яшьләр үзәгендә балалар иҗтимагый оешмалары лидерлары арасында «Гади хакыйкать» дип исемләнгән Интеллектуаль уеннар буенча республика чемпионаты тәмамланды.

3 сайлап алу һәм финал этапларыннан торган интеллектуаль уеннар сериясе яшьләр арасында тискәре күренешләрне профилактикалауга багышланган иде. Ул 402 укучыны берләштерде.
Финал уенында мәктәп укучыларының 18 командасы катнашты, кунаклар арасында – театр һәм кино актеры, «Молодёжка» сериалы буенча танылган Влад Канопка (Андрей Кисляк), ТР Яшьләр эшләре министрлыгы «Минмол Тинс» юнәлеше җитәкчесе Алинә Костягина һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгының психологик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы урынбасары Ирина Чернова.
Чараның алып баручысы, гадәттәгечә, «Нур» яшьләр үзәгенең яшьләр белән идарә итү белгече, «Что? Где? Когда?» Халыкара клублар ассоциациясенә керүче «Интеллект» клубы җитәкчесе Рәзилә Кузнецова булды.
«Тормыш – иң кадерле кыйммәт, әмма еш кына ялгышлык фаҗигаләргә китерергә мөмкин булган фаталь очраклар була. 2012 елның җәе. Ике яшь Чаллы малайлары Энтузиастлар бульварында зыян күрәләр, балаларның берсе һәлак була. Фаҗига кешеләрнең күңелләрен тетрәндерде. Бер яктан – яшь Чаллы егете Данил Садыйковның батырлыгы. Икенче яктан – үлем. Мондый фаҗигаләр булырга тиеш түгел. Нәкъ менә шул вакытта «Гади хакыйкать» проекты туа, аның төп максаты – саклау, кисәтү, юл куймау...», - диде уеннар авторы Рәзилә Кузнецова.
Финал нәтиҗәләре буенча җиңүне 77 нче гимназия командасы яулады, икенче урында шулай ук 77 нче гимназия укучылары командасы һәм өченче урынны 1 нче урта мәктәп алды. Җиңүчеләр дипломнар һәм оештыручылардан призлар: шоперлар, повербанклар, флешкалар, антистресс-туплар белән бүләкләнделәр.
Чараны оештыручылар – «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» Региональ иҗтимагый оешмасы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы «Минмол Тинс» юнәлеше, «Нур» яшьләр үзәге һәм «Интеллект» клубы. 

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр