Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ир-ат мәете табылды. Үзе үлгәнме, үтергәннәрме?

Якшәмбе көнне Чаллының Ялан урамындагы бер йортта хуҗалык кирәк-яраклары бүлмәсендә йорт хуҗасының мәете табылды. Ул 59 яшьлек эшмәкәр, хатыны, балалары бар.

“Үзебез дә белмичә калдык, – ди әлеге ир яшәгән йортның сул як күршесе. – Кичә көндезге сәгать уннар тирәсендә монда ашыгыч ярдәм, полиция машиналары килгәч, гаҗәпләндек. Оныгыбыз урамда велосипедта йөри иде, йөгереп чыктык. Нәрсә булганын белмибез, үзе үлгәнме, үтергәннәрме. Шимбә кич машинасы белән каядыр китеп бара иде, безнең белән исәнләште, алай ул-бу сизелмәде. Якын аралашмый идек, кирәк-яракка гына аңа мөрәҗәгать итә идек”.
Каршы йортта торучы күрше хатын-кыз сүзләренчә, ул үз-үзенә кул салган. 
- Бу адымга аны нәрсә этәргәндер, әйтә алмыйм. Рәис бик яхшы, тормыш-көнкүрешен кайгыртып торучы тәртипле, эчми-тартмый торган кеше иде, – ди күршесе. – Без 24 ел буе бер-беребезне беләбез. Ул югары белемле, спорт белән шөгыльләнә иде. Ике баласы бар. Берсе монда яши, икенчесе - Мәскәүдә. Соңгы тапкыр шимбә көнне күрештек, исәнләштек, хәл-әхвәлләрне сораштык. Болай карап торышка барысы да әйбәт кебек иде, тик кешенең күңел халәтен белмибез бит.
Ир-атны утлы коралдан үлгән дип фаразлыйлар.  Бүгенге көндә тикшерү эшләре алып барыла.

Фото: newstula.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ир-ат мәет хокук җансыз фаҗига