Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда капиталь ремонттан соң тагын бер балалар бакчасын ачтылар

Яр Чаллыда 54 нче катнаш төрдәге «Искорка» балалар бакчасын ачу тантанасы булды. 43 еллык бина капиталь ремонттан соң янәдән үз ишекләрен ачты. Тантаналы чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты.

Капиталь ремонт нәтиҗәсендә бакча территориясендә өстәмә сигез веранда барлыкка килде һәм биш веранда ремонтланды. Балалар бакчасы тирәсендә юл һәм коймалар ясадылар, янгын куркынычсызлыгы таләпләре буенча тротуарларны яңарттылар. Бу эшләргә шәһәр бюджетыннан 8 млн сум бүлеп бирелде.
«Балалар бакчасына керү юллары булмады, әти-әниләр зарландылар. Безнең теләкләр исәпкә алынды һәм тротуарлар барлыкка килде», - дип билгеләп үтә балалар бакчасы мөдире Елена Малолеткова.
Яшь чаллылылар шигырьләр аша мәртәбәле кунакларга һәм төзүчеләргә балалар бакчасын яңартулары өчен рәхмәт белдерделәр. Айрат Нәбиев җитәкчелегендәге «Спецпокрытие» компаниясе масштаблы һәм сыйфатлы ремонт үткәрде. Төзүчеләр ремонт эшләренә узган елның ноябрь башында керешкән иде. Барлык эшләрне башкару өчен республика бюджетыннан 53 млн сум, шәһәр бюджетыннан 10,5 млн сум бүлеп бирелде.
"Тормыш завод, производстволардан гына тормый. Балачак-ул онытылмас вакыт һәм без, өлкәннәр, бүгенге малайлар һәм кызлар өчен яхшырак шартлар булуын телибез. 43 ел эчендә монда төзүче аягы басмаган. Асылда, без яңа балалар бакчасы ясадык. Бу "Хакимият нәрсә белән шөгыльләнә?" дигән сорауга җавап. Балаларыбыз шундый матур балалар бакчасына йөри алсын өчен, реаль эшләр белән шөгыльләнәбез. Бүген минем барыгызны да әлеге вакыйга белән котлыйсым килә", – дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев яшь чаллылылар, әти-әниләр, педагоглар коллективы алдында ясаган сәламләү чыгышында.
"Искорка" балалар бакчасы өчен кече архитектура формасын урнаштыруга сертификат тапшырылды, аны шәһәр Советы депутаты Евгений Архипов тапшырды.
Капиталь ремонт ярдәмендә балалар бакчасында ике өстәмә ясле төркеме ачылды, хәзер алар өчәү булды. Моннан тыш, индивидуаль дәресләр өчен ике яңа кабинет барлыкка килде.
Бассейнда яңа вентиляция системасы урнаштырылды, уңайлы тоткычлар эшләнде. Бассейнның иске мозаикасын саклап калганнар.
Кер юу һәм азык-төлек блогы яңа җиһазлардан балкый. Шәһәр бюджетыннан җиһазлар сатып алуга 2,5 млн сум бүлеп бирелгән. Наил Мәһдиев балалар бакчасының һәр хезмәткәре белән аралашты, ремонтның сыйфаты белән кызыксынды.
Мәктәпкәчә учреждениедә медицина блогы, методик кабинет, балаларны туган телгә өйрәтү кабинеты, педагог-психолог кабинеты, өстәмә хезмәтләр, милли көнкүреш музее, музыка залы, спорт залы барлыкка килде. Заманча уңайлы шартлар тудырылган бакчага 316 бала йөриячәк. 

 

 

http://nabchelny.ru/news/37653

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев