Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда “Сәламәтлек җиңел адым” дигән скандинавия йөреше буенча проект старт алды

«Россия Пенсионерлар берлеге» җирле бүлекчәсе инициативасы белән, Президент грантын гамәлгә ашыру кысаларында, шәһәрдә «Сәламәтлек җиңел адым» скандинавия йөреше буенча яңа проект старт алды.

Проектның партнерлары булып Пенсия фонды идарәсе, Физкультура һәм спорт идарәсе, «Проминдустриянең махсуслаштырылган эшкәртү предприятиесе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Танар» гаилә клиникасы тора.
Укулар 200 өлкән буын чаллылар өчен (20әр кеше буенча 10 төркем) уза. Проект буенча белем бирү программасы ике этаптан тора: теоретик һәм гамәли.
Теоретик укыту 10 семинардан тора. "Озын гомерлелек адымы” дәресләрендә, аңлаешлы формада, тарату материалы һәм видеопрезентацияләр ярдәмендә сәламәт яшәү рәвеше, скандинавия йөреше белән шөгыльләнү сәбәпләре турында, сәламәтлекне торгызу һәм авыруларны профилактикалау өчен йөрүнең файдасы турында мәгълүмат бирелә һәм башкалар. Семинарларны Татарстан Республикасының атказанган табибы, «Танар» гаилә клиникасының баш табибы урынбасары Александр Зотов уздыра.
Алга таба семинарларда белем алган проектта катнашучылар теоретик белемнәреннән файдалана һәм аларны практикада ныгыта алачаклар. Скандинавия йөреше буенча профессиональ тренерлар тарафыннан һәр төркемдә 8 база практик дәресләр үткәреләчәк. Шул ук вакытта грант акчасына скандинавия йөреше өчен 65 һөнәритаяк  комплекты файдаланылачак.  Дәресләр ачык һавада Автозавод районының «Яр буе», Җиңү паркында, Үзәк районның «Гренада» паркында һәм Комсомол районының “Мәдәният һәм ял паркы”нда үткәреләчәк.
Проектның йомгаклау этабы булып 2019 елның 28 сентябрендә «Сәламәтлек җиңел адым» дигән скандинавия йөреше шәһәр фестивален уздыру тора.

 

http://nabchelny.ru/news/35543

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X