Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда социаль ипотека программасы буенча төзелгән чираттагы йортны тапшырдылар

Бүген Яр Чаллыда социаль ипотека программасы буенча төзелгән чираттагы 63/15 йорт файдалануга тапшырылды.

Яңа йортка күчүчеләрне шатлыклы вакыйга уңаеннан, автокалага «КАМАЗ» ААҖдә каркас кабиналар заводы ачылуга бәйле эшлекле сәфәр белән килгән, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.Чараның тантаналы өлешен Чаллы мэры Наил Мәһдиев ачты: "Яңгыр булуга карамастан, барысының да кәефе күтәренке. Без 403 фатирлы йортны тапшырабыз. Чаллылылар исеменнән Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Дәүләт торак фондына, «Домкор» компаниясе төзүчеләренә әлеге матур йорт төзелгәне өчен рәхмәт белдерәм", - дип ул сүзен республика башлыгына тапшырды.Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, фатирларның яртысыннан артыгы бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә, 72 фатир «КАМАЗ» ААҖ хезмәткәрләренә бүленде, дип ассызыклады. «Кадерле дуслар, 1336 фатир быел Чаллыда социаль ипотека программасы буенча төзеләчәк. Янәшәдә генә балалар бакчасы бар, ерак түгел мәктәп төзелә. Кыскасы, кирәкле инфраструктура булдырыла. Барысына да яхшы һәм матур тормыш телим», – диде ул чаллылыларга.

Республика президенты яңа фатирларның берсен карап чыкты. Йортта барлык торак биналар сантехника, янгын сүндерү датчиклары, су, газ, электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары, җылылык регуляторлары һәм мәгълүматларны ерактан санауның автомат системасы белән җиһазландырылган. Йорт җылылыкка чыдам һәм климатик тотрыклыкны тәэмин итүче хәзерге өч катлы тимер-бетон панельләрдән оптималь архитектура-планлаштыру чишелешләрен исәпкә алып проектлаштырылган.

63 микрорайонда 2017 елда төзелеш башланды. Якын араларда бу территориядә социаль ипотека программасы буенча 17 күп фатирлы йорт үсәчәк, анда бюджет өлкәсе һәм социаль ипотека республика программасында катнашучы предприятиеләрнең 3,5 мең хезмәткәре яшәячәк. Быел микрорайонда 340 урынга исәпләнгән балалар бакчасы тапшырылачак. Күрше 65 микрорайонда 1224 урынга исәпләнгән яңа мәктәп үз ишекләрен ачачак.

 

http://nabchelny.ru/news/36538

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев