Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда талпаннар тешләү аркасында мөрәҗәгатьләр саны кискен арткан

Шәһәрдә бөҗәк тешләгән 34 очрак теркәлгән, зыян күрүчеләр арасында ике бала бар.

Чаллыда узган атнада талпан тешләү аркасында мөрәҗәгатьләр саны кискен арткан. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе җирле бүлегендә хәбәр иттеләр.
22 апрельдән 28 апрельгә кадәр мөрәҗәгатьләр саны узган атна белән чагыштырганда 29га артты. Шәһәрдә бөҗәк тешләгән 34 очрак теркәлгән. Зыян күрүчеләр арасында ике бала да бар. Элегрәк, 15 апрельдән 21 апрельгә кадәр табиблар биш очракны теркәгән, зыян күрүчеләр арасында өч бала булган.
Табиблар талпаннар очмый һәм күп очракта үләндә яши дип кисәтә. Шуңа күрә, җәяү йөрү һәм пикниклар өчен урыннар сайлаганда, үсемлекләрсез булган чиста аланнар эзләргә кирәк. Шулай ук һәр ярты сәгать саен үзеңне һәм янәшәдәгеләреңне карап торырга кирәк. Кием-салым ачык төсләрдә сайланса яхшырак. Чалбарны оекбашка кыстырырга, якалы, манжетлы кием кияргә киңәш ителә. Шулай ук репеллентлардан файдаланырга мөмкин. 

 

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/29/185473/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев