Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда торак төзү планын елына 350 мең квадрат метрга кадәр арттырдылар

Чаллыда торак төзү буенча еллык планны 350 мең квадрат метрга кадәр арттырдылар. Бу хакта шәһәр Советының йомгаклау сессиясендә билгеле булды.

2018 елда Автошәһәрдә 310 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. «2018 елда социаль ипотека программасы буенча 364 фатирлы ике йорт файдалануга тапшырылды. Шул ук вакытта 3 меңнән артык гаилә фатир ачкычлары көтүен дәвам итә. Бу мәсьәләне социаль торак төзелешен арттыру юлы белән генә хәл итеп була», — дип хәбәр итте Чаллы мэры Наил Мәһдиев.
Шәһәрдә алданган өлешчеләр проблемасы да хәл ителә. Аларның саны дүрт ел эчендә дүрт тапкырга: 939дан 224 кешегә кадәр кимегән. Проблема инвесторларны җәлеп итү юлы белән хәл ителә. Алар ярдәмендә быел ике йорт төзелеп бетәчәк.
«Татарстан Хөкүмәтеннән алданган өлешчеләр өчен йортлар төзелешенә кертелгән төзелеш компанияләре өчен җирләрне тиз арада бүлеп бирүгә ярдәм итүне сорыйбыз», — дип белдерде Автошәһәр мэры.

 

http://maydan.tatar/challyda-torak-tozu-planyn-elyna-350-men-kvadrat-metrga-kader-arttyrdylar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев