Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Ватан-ана» мемориалы янындагы парадка 32 мең кеше җыелган

Автошәһәр предприятиеләре чыгара торган хәрби автомобиль техникасын күрсәтү чараның бизәге булды.

Яр Чаллыда «Ватан-ана» мемориаль комплексы янындагы парадка 32 мең кеше җыелды.

Һәйкәл каршындагы мактаулы урынны традиция буенча Бөек Ватан сугышы ветераннары алды. Автошәһәрдә хәзерге вакытта 2064 Бөек Ватан сугышы ветераны, шул исәптән 105 сугышта катнашучы, 43 фашист концлагерьларының тоткыны, Ленинград блокадасында яшәүче ун кеше, 1 мең 362 тыл хезмәтчәне һәм 544 сугышта һәлак булган һәм вафат булган катнашучыларның тол хатыннары яши.

Ветераннарның барысы да сәламәтлекләре буенча оештырылган тантанага килә алмады. Шуңа да карамастан, барган вакыйгалар беренче чиратта нәкъ менә аларга адресланган иде.

Бәйрәм җыелганнарга Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82нче кадет мәктәбенең барабанчылар колоннасы чыгышы белән истә калды. Парадта шулай ук Эчке эшләр министрлыгы идарәсе, Яр Чаллы политехник көллиятенең «Каскад» хәрби-патриотик бүлекчәсе, Федераль янгынга каршы хезмәтнең янгын саклау гарнизоны вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Автошәһәр предприятиеләре чыгара торган хәрби автомобиль техникасын күрсәтү парадның бизәге булды. Җыелучылар алдында гомуми транспорт билгеләнешендәге «КАМАЗ-65221» автомобиле, «Тайфун» бронетранспортеры, «Патруль» бронеавтомобиле һәм Чаллы компанияләренең башка техникалары узды.

Шулай ук Чаллыда яшәүчеләр «КАМАЗ-Мастер» командасының узыш машинасын күреп тә сөенде.

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/09/185996/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев