Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан чаралар уза

Автозавод районының Боровецкий бульварында һәлак булган сугышчылар обелискына чәчәкләр салдылар.

Җыелучылар яу кырында ятып калганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Район администрациясе башлыгы Раушан Усманова җыелучыларны котлады: «Автозавод районында 640 Бөек Ватан сугышы ветераны яши, шулардан 32се сугыш ветераны, 513е тыл хезмәтчәне, 15 кеше концлагерь тоткыннары, бишесе Ленинград блокадасында калучылар. Бүген, бәйрәм алдыннан, сезгә, кадерле ветераннарыбыз, аеруча рәхмәт белдерәсем килә! Сез сугыш вакытының барлык авырлыкларын үз җилкәләрегездә татыдыгыз,Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен нык тордыгыз. Сез бүген дә сафта каласыз, актив эшчәнлекне дәвам итәсез, яшьләр тәрбиялисез, үрнәк булып торасыз».Һәйкәлгә чәчәкләр салу тантанасында «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Яр Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе Рафис Галиуллин һәм Яр Чаллы шәһәре хәрби комитеты рәисе, полковник Анатолий Лапуть, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм кадетлар катнашты.

 

http://nabchelny.ru/news/35423

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев