Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда йөзләгән сатып алучыны төп башына утырткан эшмәкәрләрне хөкем итәләр 

Зыян күрүчеләр арасында чаллылылардан тыш, илебезнең калган шәһәрләреннән дә гражданнар бар.

Чаллыда клиентлары каршында вәгъдәләрен үтәмәгән йорт җиһазлары җитештерүчеләрне хөкем иттеләр. Агымдагы елның февраленнән башлап Роспотребнадзор намуссыз эшкуарларга карата 101 мөрәҗәгать теркәгән. Алар 16wood.com интернет сайты аша балалар караватлары өчен заказ бирүчеләрдән кабул ителгән. 

Эшмәкәрләр сатып алучылардан акчаларын алган, тик менә товарларны гына илтеп бирергә ашыкмаган. Зыян күрүчеләр арасында чаллылылардан тыш, илебезнең калган шәһәрләреннән дә гражданнар бар. Барлыгы Чаллы судына шәхси эшмәкәрләргә карата әлегә 18 гариза юлланган. Аларның 9ы инде канәгатьләндерелгән. Калганнары буенча эш алып барыла. Сатып алучыларга 436 мең сум акчаларын кайтару турында карар чыгарылган. 

Вакыйга исә моның белән генә тәмамланмаячак. Бүгенге көндә Роспотребнадзор идарәсе белгечләре эшмәкәрләргә карата күмәк иск юллау өчен дә әзерләнә. Аңа инде 40 ка якын кеше кушылган.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хокук полиция суд