Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга «Спутник М» вакцинасының беренче партиясе кайтты

Чаллыга 12-17 яшьлек яшүсмерләр өчен 200 доза күләмендә яңа коронавирус инфекциясеннән «Спутник М» вакцинасының беренче партиясе кайтты.

Вакцина ике компонентлы. Димәк, иммунитетны формалаштыру өчен прививканы 21 көн аерма белән ике тапкыр ясатырга кирәк булачак.
Вакцинация беркетелгән балалар челтәре поликлиникаларында үткәрелә. Балаларга бары тик ата-аналарның язма ризалыгы белән генә прививка ясатырга була. 
Вакцинациягә РФ һәм ТР Дәүләт хезмәтләре порталында табиб-педиатрга язылырга мөмкин. Табиб җентекләп тикшереп чыгачак һәм авырулар булмаган очракта, прививкага юллама бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы