Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар "Ак торналар" акциясендә катнашырга чакыралар

Җиңү паркында шәһәр укучылар Советы «Ак торналар» хәтер акциясе үткәрде һәм «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды.

"Ак торналар" акциясе шәһәр укучылар Советы тарафыннан инде бишенче ел рәттән үткәрелә. Быел гадәти мастер-класслардан тыш, шәһәр укучылар Советы депутатлары паркта чаллылылар өчен торна фигуралары ясау буенча мастер-класслар оештырдылар. Шәһәр халкын 9 Майда шәһәр мәйданында Җиңү көнен бәйрәм итү вакытында узачак «Ак торналар» акциясенең төп өлешенә кушылырга чакырдылар. Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә, теләгән һәркем күккә ак шарга бәйләп кәгазь торналарны очырта алачак."Георгий тасмасы" Бөтенроссия акциясе кысаларында шәһәр укучылар Советы вәкилләре автокалада яшәүчеләргә һәм аның кунакларына 600 Георгий тасмасы тараттылар.

 

http://nabchelny.ru/news/36265

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев