Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар «Бәллүр компас» илкүләм премиясенә дәгъва итә алалар

Рус география җәмгыяте Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы «Бәллүр компас» илкүләм премиясен алу өчен ел саен үткәрелә торган чираттагы бәйгесен уздыра.

Анда Россия һәм чит ил иҗтимагый оешмалары, фәнни һәм белем бирү учреждениеләре, иҗат берлекләре, төрле өлкә предприятиеләре, шулай ук бәйсез инициативалы төркемнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша ала.
Җиңүчеләр «Фәнни казаныш», «Мәгариф», «Табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча иң яхшы социаль-мәгълүмати проект», «Сәнәгать предприятиеләренең, бизнесның иң яхшы экологик проекты», «Сәяхәт һәм экспедиция», «Иң яхшы массакүләм мәгълүмат чаралары проекты, медиапроект», «Басма», «Фотоэш», «Гражданлык позициясе», «Иң яхшы төбәк проекты» һәм «Җәмәгатьчелек тарафыннан тану» – барлыгы 11 номинацияләрдә билгеләнәчәк.
Премияне алу өчен гаризаларны 2022 елның 20 февраленә кадәр https://rus-compass.ru/ сайтына тапшырырга мөмкин.
«Бәллүр компас» илкүләм премиясе илебезнең табигый һәм тарихи-мәдәни мирасын саклауга юнәлдерелгән иң яхшы Россия казанышларын һәм практик проектларын табарга һәм күрсәтергә, Россиянең иң яхшы казанышларына нигезләнеп, дәүләт һәм җәмгыять үсешенең ориентирларын күрсәтергә тиеш. 

http://nabchelny.ru/ Фото: etu.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы