Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар Төркиядә Сабан туе оештырды - ФОТО, ВИДЕО

Милли чарага Төркиядә һәм илебезнең төрле төбәкләрендә гомер кичерүче милләттәшләребез җыелды.

4 июльдә Төркиянең Анталья провинциясендә урнашкан бер отельдә милли бәйрәмебез – Сабан туе үтте. Аны оештыруда Чаллы сәнгать әһелләре дә зур өлеш кертте. Чараны  шәһәрдәшебез, РТ атказанган артисты Илнур Гомәров алып барды. Сабан туена Төркиядә һәм илебезнең төрле төбәкләрендә гомер кичерүче милләттәшләребез җыелды. 

“Кайда гына яшәсә дә, татарлар үз гөреф-гадәтләрен онытмый. Бу чараны да үзебезнең Сарман районы Ләшәү Тамак авылы кызы, күп еллар Чаллыда хезмәт куйган Татарстанның атказанган машина төзүчесе Хәния Кәрәм кызы Сәфиуллина оештырды. Татарлар, башкортлар биредә рәхәтләнеп уеннарда осталыкларын сынады, җырлап-биеп күңел ачты. Кызыклы бәйгеләрдән балалар да читтә калмады. Бу – минем Төркиядә беренче тапкыр Сабан туе алып баруым булды. Моңа кадәр берничә тапкыр Прагада милли бәйрәмебезне үткәрүдә катнашкан идем”,- дип уй-фикерләрен ирештерде җырчы “Шәһри Чаллы” газетасына. 

видео:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм сабан туе