Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар WorldSkills Russia милли чемпионатында 14 медаль яуладылар

Татарстан Республикасы җыелма командасы «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) 2019 VII Милли чемпионаты финалының медаль зачетында беренче урынны алды.

Команда 55 алтын, 47 көмеш, 39 бронза медаль яулады һәм 25 медальон алды. Шулай ук Татарстан конкурсантлары презентация компетенцияләрендә ярышлар нәтиҗәләре буенча 3 алтын, 2 көмеш, 4 бронза медаль һәм 1 медальон яулады. Чаллы студентлары Татарстан Республикасы җыелма командасы копилкасына 14 медаль керттеләр. Педагогия көллияте,В. Д. Поташов исемендәге техник көллият студентлары, политехника көллияте, Е. Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте, Л. Б. Васильев исемендәге Кама автомеханика техникумы 6 алтын, 4 көмеш һәм 4 бронза медаль яулады. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта масштаблы чараны үткәрү нәтиҗәләре турында сөйләделәр.

"Беренче чиратта Татарстан ике алтын медаль алган компетенцияне билгеләп үтәсе килә. Бу - "ташны архитектура эшкәртү", «Мәгълүмати-кабель челтәрләре» (юниорлар) һәм «Фотогафия» (яшүсмерләр). Шулай ук «Мәктәпкәчә тәрбия», «Кече сыйныфларда укыту», «Визуаль мерчендайзинг», «Мәгълүмати-кабель челтәрләре», «Мобиль робототехника», Лаборатор-медицина анализы», «Флористика» компетенцияләрендә ике алтын медаль яулады", – диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.

Чемпионатта 92 компетенция буенча бөтен Россиядән 1 690 конкурсант катнашты. Конкурстан тыш дөньяның 26 иленнән 128 конкурсант тәкъдим ителде. Татарстан җыелма командасы составында «Ворлдскиллс» 81 компетенция буенча 261 конкурсант һәм 217 эксперт шулай ук «Ворлдскиллс Юниоры»да 48 компетенция буенча 48 эксперт катнашты.

22-27 августта республика башкаласы 2019 елгы Дөнья WorldSkills чемпионатын кабул итәчәк. Анда 69 илдән 1 500гә якын конкурсант катнашачак, алар 56 компетенциядә ярышачак.

 

http://nabchelny.ru/news/36548

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев