Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар зиратка йөртүче автобус булдыруны сорыйлар

Әлегә автобуслар зиратка кешеләрне хәтер көннәрендә генә йөртә.

Халык үтенече буенча башкарма комитетта зиратка автобус йөртү мәсьәләсе карала. Хәзерге вакытта моның өчен тиешле документлар әзерләнә. 

– Әлегә автобуслар зиратка кешеләрне хәтер көннәрендә генә йөртә иде. Гадәти көннәрдә 3-4 кеше өчен генә автобус йөртү икътисадый яктан нәтиҗәле түгел. Халыктан мөрәҗәгатьләр булгач, без тиешле документлар әзерләп, аукцион үткәрә алабыз, – диде башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев. 

Ул быел зиратның яңа өлешендә машина кую урыннары булган юл төзеләчәген дә әйтте. «Юлны көзгә кадәр салып бетерергә планлаштырабыз. Без Яшьләр зиратының яңа өлешенә юлны М-7 трассасы белән тоташтырырга телибез. Яңа өлештәге юлларны яңарту, яктырту да күздә  тотыла», – диде җитәкче. 

Матбугат конференциясендә зиратка машина белән керү мәсьәләсе турында да сүз булды. Кайбер очракларда автомобильләрне капкадан кертмиләр икән. «Андый очраклар сирәк була. Әйтик, Украинада махсус операциядә катнашып һәлак булган солдатларны соңгы юлга озатканда транспорт хәрәкәте чикләнде. Әмма күп очракларда машиналарны кертәбез. Кабер өсләрен тәртипкә китерү өчен кешеләргә бушлай хезмәт кораллары бирәбез. Биредә табиблар кизү дә тора», – диде Илья Зуев.  

Зиратлардан чүп-чар контейнерлар тулгач чыгарыла. Ә массакүләм чаралар вакытында чүп-чарны бер тәүлек эчендә тиешле урынга илтеп тапшыралар. 

Зөлфия ФОАТОВА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: транспорт трамвай юл