Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларга бозда куркынычсызлык чаралары турында искә төшерәләр

Комсомол районы хакимияте хезмәткәрләре Башкарма комитетның җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү бүлеге, Чаллы шәһәренең 6 нчы зональ эзләү-коткару отряды, Чаллы Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе инспекторлык бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә Кама һәм Мәләкәс елгаларында массакүләм бозга чыгу урыннары буенча чираттагы рейдын үткәрделәр.

Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе инспекторлары боз катламының торышына бәя бирә, бозга санкцияләнмәгән керү урыннарын һәм кешеләрнең боздан күпләп күчү урыннарын ачыклый.  Рейд барышында районның мобиль төркеме 16 Чаллы кешесе белән әңгәмәләр үткәрде, аларга саклык чаралары һәм бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча белешмәлекләр тапшырылды.
Исегезгә төшерәбез, Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының 3.10 статьясы белән боз калынлыгы 7 сантиметрдан да ким булганда су объектларында бозга чыгу һәм (яки) автомобильдә бозга чыгу өчен кисәтү яисә административ штраф салу каралган.
Һәлакәт булган очракта Бердәм коткару хезмәтенә «112» телефоны буенча шалтыратырга кирәк.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига боз түбә бала коляска