Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларга шәһәрнең җәмәгать урыннарында бушлай Wi-Fi тәкъдим ителә

Интернетка керү нокталары популяр ял итү урыннарында шәһәр халкы һәм кунаклары өчен ачык.

Челтәр Энтузиастлар һәм Боровецкий бульварын, Ф. Табеев исемендәге яр буен һәм «Энергетик» мәдәният йорты янындагы мәйданны үз эченә ала. Хезмәт күрсәтү шәһәрдә ачык Wi-Fi булдыру проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Дом.ги Бизнес» белән берлектә эшли башлады һәм 2019 елның сентябрь ахырына кадәр ачык булачак.
Wi-Fi модульләре булган барлык теләүчеләр интернеттан бушлай файдалана ала. Авторизацияне берничә уңайлы ысул белән үтәргә мөмкин: телефон номеры буенча sms яки шалтырату аша, социаль челтәрләр аша яки дәүләт хезмәтләре порталының хисап язмасы аша. Моның өчен 12 керү ноктасы билгеләнде, аларның һәркайсы 50 Мбит/секундка тизлектә бер үк вакытта 100гә кадәр тоташуны тәэмин итә. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, узган 2018 елда бу нокталарда 200 меңнән артык кеше бушлай Wi-Fi кулланды.

 

http://nabchelny.ru/news/36450

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев