Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларны әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге конкурста катнашырга чакыралар

Башкарма комитетның мәдәният идарәсе әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә шәһәр конкурсын игълан итә.

Конкурс «Әдәбият», «Сынлы сәнгать», «Музыкаль сәнгать һәм башкару сәнгате», «Театр сәнгате» номинацияләре буенча үткәрелә.

Конкурска яңалыгы, үзенчәлеге, югары сәнгать дәрәҗәсе белән аерылып торган һәм мәдәният, сәнгать өлкәсендә иң яхшы казанышларны булдыруга, саклауга һәм таратуга ярдәм итүче әдәбият һәм сәнгать әсәрләре тәкъдим ителә.

Конкурс Чаллы шәһәрендә яшәүче мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләренең иҗади активлыгын үстерү максатыннан үткәрелә. Конкурста мәдәният учреждениеләре, дәүләтнеке булмаган һәм иҗтимагый оешмалар (берләшмәләр), коммерциячел булмаган оешмалар, иҗат коллективлары, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә эшчәнлек алып баручы физик затлар катнаша ала.

Барлык сораулар буенча 30-55-88 һәм 30-58-81 телефоннары буенча эш көннәрендә 8:00дән 17:00гә кадәр мөрәҗәгать итәргә була.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев