Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларны «Җиңү юллары» күргәзмәсен һәм солдат боткасын ачу тантанасына чакыралар

6 май көнне 15:00 сәгатьтә Тарихи-туган якны өйрәнү музеенда Бөек Ватан сугышы вакытында Яр Чаллы тормышына багышланган «Җиңү юллары» күргәзмәсе ачыла.

Экскурсиядә килүчеләргә сугыш елларында шәһәр территориясендә ниләр булуы, сугыш бусагасында нинди шәһәр булуы һәм сугыш вакытының кыенлыклары, чаллылыларга нинди сынаулар аша узарга туры килүе турында сөйләячәкләр.

Күргәзмәдә музей фондларыннан экспонатлар тәкъдим ителәчәк: киемнәр, граната, мина, ул чордагы газета кисәкләре, архив документлары, фоторәсемнәр, китаплар, шулай ук солдат кирәк-яраклары. Күргәзмә ачылган көнне 15:30дан 17:00гә кадәр килүчеләр солдат боткасыннан авыз итә алачак.

 

http://nabchelny.ru/news/36272

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев