Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының биш мәктәбенә яңа директорлар билгеләнгән

Чаллы шәһәренең биш мәктәбендә җитәкчеләр алышынды.

Шулай итеп, Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия директоры итеп элек 58нче гомуми белем бирү мәктәбендә шундый ук вазифа биләгән Лиза Нәбиуллина билгеләнде.
Педагог «татар теле һәм әдәбияты» белгечлеге буенча Бирск дәүләт педагогика институты дипломына ия. Бу хакта Автошәһәрнең Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе хәбәр итә.
Лиза Нәбиуллина Айдар Гарифуллинны алмаштырды, ул 2021 елның декабрендә Түбән Камада мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнде.
58нче мәктәпне шул ук мәгариф оешмасында директор вазифасын биләгән Гөлнара Сепаева җитәкли. Ул «рус теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча Чаллы дәүләт пединститутын тәмамлаган.
Моңа кадәр 56нчы мәктәп директорның укыту эше буенча урынбасары булган Альбина Ульданова 13нче мәктәп белән җитәкчелек итте. Педагог ике югары белем алган, «җәмәгатьчелек белән элемтә» белгечлеге буенча Удмуртия дәүләт университетын тәмамлаган, ә Чаллы педуниверситетында тарих һәм җәмгыять белеме буенча укытучылыкка укыган.
51нче мәктәпнең яңа директоры Валерий Гусев булды, ул «география һәм биология укытучысы» белгечлеге буенча Чаллы педагогика институтын, шулай ук «финанс һәм кредит» белгечлеге буенча Идарә һәм хокук институты тәмамлаган. Фәлсәфә фәннәре кандидаты булып тора.
64нче гимназияне Татьяна Пронина җитәкләде. Педагог Чаллыда туган, шәһәр пединститутын «рәсем сәнгате, черчение, хезмәт» белгечлеге буенча тәмамлаган. Соңгы 11 елда 57нче гимназия директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшләгән 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: билгеләнү