Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының картиналар галереясендә «Плюс-минус спектакль» дип исемләнгән спектакль күрсәтеләчәк

«Плюс-минус спектакль» һәм «Предметный разговор» арт-объектлар күргәзмәсе «Ничего особенного» проектының ике өлеше. Икесе дә картиналар галереясендә күрсәтеләчәк.

6 июльдән 11 июльгә кадәр «Предметный разговор» арт-объектлар күргәзмәсе, 9 һәм 10 июльдә Чаллы премьерасы «Плюс-минус спектакль» дип исемләнгән спектакль узачак. Бу хакта матбугат конференциясендә «Солнце внутри» фонды директоры Юлия Әхмәтҗанова хәбәр итте.
Ул проектның командасы, заманча социаль театр һәм заманча сәнгать инструментларын кулланып, тормышлары турында сөйли торган сигез инвалид кыздан торуын сөйләде.
Спикер билгеләп үткәнчә, «Плюс-минус спектакль» - ул беренче заттан сөйләнелә торган  театр. Сәхнәдә кеше персонажны түгел, ә үзен тәкъдим итә. Бүген бу-документаль социаль театрның иң мөһим юнәлешләренең берсе. «Предметный разговор» -катнашучыларның шәхси тарихлары мотивлары буенча төзелгән арт-объектлар күргәзмәсе. Алар 10-12 данә булачак, шуларның берсе залның яртысын биләячәк.
«Ничего особенного» проекты «Солнце внутри» фонды, спектакль режиссеры һәм арт – объектларның Предметный разговор» күргәзмәсе кураторы Ксения Шачнева җитәкчелегендә тормышка ашырыла.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спектакль