Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыны легаль булмаган алкоголь сатуга каршы көрәш алып бару өчен бүләкләделәр

Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасының дәүләт инспекциясе Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2021 елдагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2022 елга бурычлары буенча киңәшмә үткәрде.

Чара барышында алкогольнең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча хезмәттәшлек нәтиҗәләре буенча муниципалитетларны бүләкләү узды.
Чаллы 2021 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасында алкогольле продукцияне ваклап сату буенча җирле базарлардагы хәл торышын комплекслы бәяләү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм шәһәр җирлекләре арасында беренче урынны алды.
Бүләкне Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Салаховка Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов тапшырды.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы