Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының Үзәк урамы янында яңа пляж барлыкка киләчәк

Чаллыда Үзәк урам янындагы пляж рәсми статус алырга әзер.

Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстанда Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе Чаллы инспекторлык бүлеге җитәкчесе Әбүзәр Ногманов хәбәр итте.
21 майдан Чаллыда пляжларны су коену сезонына әзерлек буенча тикшерү башланачак. Шәһәрдә алты коену урыны бар. Алар арасында Тукай яр буенда урнашкан пляжның әле дә рәсми су коену урыны статусы юк.
Чаллы җитәкчелеге ярдәме белән кыска гына вакыт эчендә ГЭС бистәсенең яр буе территориясе тәртипкә китерелде: коткару посты урнаштырылды, су төбе чистартылды һәм тикшерелде, йөзү зонасы билгеләнде. Әлегә кадәр бу урында рәсми рәвештә коену тыела иде. Биредә муниципаль пляж оештыру максатка ярашлы дип саныйм», — дип белдерде Ногманов.
Шул ук вакытта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле рөхсәт ителмәгән урыннарны махсус контрольгә алырга —  аншлаглар белән җиһазландырырга, җәмәгать постлары урнаштырырга, патрульлек оештырырга, су янында спиртлы эчемлекләр сатуны тыярга киңәш итте.

 

http://maydan.tatar/challynyn-uzek-uramy-yanynda-yana-plyazh-barlykka-kilechek/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев