Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чит илдә Яңа елны ничек бәйрәм итәләр?

Могҗизалы Яңа елны күпләр зарыгып көтеп ала. Чит илдә яшәүче милләттәшләребез бу бәйрәмне ничек билгеләп үтә икән. Үзләре белән элемтәгә кердек.

Рушания Алтай, Төркия:
– Яңа елны ничек каршылыйсын әле уйлап бетермәдек. Пандемиягә кадәр рестораннарда үткәрә идек. Быел пилмән, бәлеш пешереп гаилә белән генә уздырырбыз, дип, уйлыйм. Монда аны бик бәйрәмгә чутламыйлар да. Ислам динен тотучылар аны бөтенләй үткәрми, кемнәрдер европадагыча үткәрә. Ә без үзебезчә, татарча, җылы дустанә шартларда иске елны озатып, яңасын каршыларбыз. 


Айна Еремина, Америка:
– Мондагы халык 25 декабрьдә Раштуаны зурлап үткәрә. Бер-берсенә бүләкләр әзерлиләр, кунакка йөрешәләр, яисә сөйләшеп ресторанга баралар. Безнең кияүнең туганнары күп, барысы да үз йорты белән яши. Алдан ук кемгә җыелашачакларын сөйләшеп куялар да, шунда яңа ел бәйрәмен үткәрәләр. Дус-туганнарга татар җырларын да бүләк итәм. Алар мөкиббән китеп тыңлыйлар. 

 

Фәридә Шәмсиева, Испания:
– Испаннар үзләре яңа елны каршы алмыйлар. Анда 25-26 декабрьдә Санта Клаус килә. Бар да кызыл башлык һәм шул ук төстәге киемнәр киеп, диңгез буенда күңел ачалар. Ул монда бездәге Сабан туе кебек – кадерле һәм зур бәйрәм. Россиядән килгән кешеләр яңа елны гадәттәгечә чыршы бизәп, каршылыйлар. Без татар, рус, испан  ризыкларыннан табын әзерләп, биредә яшәүче миллләттәшләребез, дусларыбыз белән күңелле итеп бәйрәм итәбез. Бер-беребезгә бүләкләр бирешәбез. 


Гөлүзә Зыятдинова, Швеция: 
–  Швециядә иң мөһим бәйрәм 24 декабрьдә була. Гайсә туган көнне монда зурлап, махсус традицияләр буенча үткәрәләр. Ә Яңа елны без дә, сездәге кебек гаилә һәм дуслар белән күңелле итеп уздырырга тырышабыз. Урамда салютлар аттырабыз, җырлыйбыз, биибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: опрос