Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Дакар» раллие җиңүчесе Эдуард Николаев: Бу минем өчен яңа сынау

34 яшьлек Николаев легендар ралли-рейдта биш тапкыр (2010 елда – механик, 2013, 2017, 2018 һәм 2019 елларда пилот сыйфатында) җиңү яулады

«Дакар» раллиеның биш тапкыр җиңүчесе Эдуард Николаев алдагы ярышта (ул 2021 елның 3 гыйнварында Согуд Гарәбстанында башлана) команда менеджеры буларак үз роле хакында сөйләде.

«Бу минем өчен яңа сынау. Яңа вазифада командага файда китерү, тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен мөмкин булганның һәм мөмкин булмаганның барысын да эшләячәкмен. Менеджер күзлегеннән ничек күренә икән дип, раллига читтән караячакмын. Безнең Фирдәвес Кәбиров та, шулай ук Жерар Де Рой, Жорди Виладомс кебек узышчылар да шушы юлны үтте. Пауза ясагач, алар яңадан әйләнеп кайтты, безнең экипажның да әле барысы да алда дип уйлыйм», - диде Николаев «КАМАЗ-мастер» командасының матбугат хезмәтенә.

Шунысын да искәртик: Николаев легендар ралли-рейдта биш тапкыр (2010 елда – механик, 2013, 2017, 2018 һәм 2019 елларда пилот сыйфатында) җиңү яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев