Кыз коточкыч авариядә берүзе исән калды.
6 ноябрьдә Чаллы – Сарман юлында коточкыч юл-транспорт һәлакәте турында язган идек. Әлеге фаҗигадә 4 кешенең, шул исәптән 1 айлык Әмирнең гомере өзелде. Аларны соңгы юлга озаттылар.
Фаҗига буласы көнне кечкенә Әмирне Азнакай районы Урманай авылында яшәүче (әнисе Чулпанның бабасы) карт бабасына күрсәтергә дип Чаллыдан юлга чыгалар. Тик сабыйга бабасы белән күрешү насыйп булмый: авариядә әнисе, әбисе, туганы белән бергә мәңгелккә күзләрен йома.
Әлеге авариядә бердәнбер исән калган 17 яшьлек Лилиянең гомере өчен республика балалар клиник хастаханәсе табиблары көрәшә. Лилияне апасы Айгөл белән элемтәгә кереп, хәлләрен сораштык.
«Лилиябез күзен ачты. Әмма хәлендә әлләни алга китеш юк. Хәзер табиблар аның чәрдәкләнеп беткән аякларын җыя башлыйлар. Аның башында да ачык җәрәхәт. Анысын нишләтерләр, әле билгесез. Сеңелем янына киттем әле. Мин аны ташламаячакмын. Исән-сау терелеп чыксын иде. Авыр вакытта ярдәм иткән кешеләргә Аллаһның рәхмәте яусын», – диде Айгөл Нургалиева.
Лилияне дәвалау һәм тернәкләндерү өчен авыр хәлдә калган гаиләгә ярдәм кирәк. Мөмкинлектән чыгып ярдәм итәргә теләүчеләр акчаны +79503215448 телефоны буенча Альфа банкка күчерә алалар. (Нургалиева Алия Рашитовна) «Помощь» дип язарга онытмагыз.
Нет комментариев