Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дәүләт Думасында ата-аналар өчен хезмәт хакы турында закон проектын эшләячәкләр

18 яшькә кадәрге балалар гаиләләренә айлык түләүләр

"Гадел Россия" 18 яшькә кадәрге балалар гаиләләренә ай саен түләнә торган акчаны күздә тоткан закон проектын әзерләячәк, дип яза Telegram-каналда РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Шеин.
Парламентарий билгеләп үткәнчә, бу мәсьәлә буенча аның сүзләре зур резонанс тудырды. Шул ук вакытта идеяне Думаның хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов, РФ Иҗтимагый палатасы һәм милли ата-аналар комитеты хуплады.
Шеин искәртеп узганча, 2000 еллар уртасында "Гадел Россия" ана капиталын түләү идеясен тәкъдим иткәч, моңа берәү дә ышанмады".

Депутат мондый түләүләр Франциядә, Россиядән аермалы буларак, демографик проблеманы хәл иткән, дип өстәде.

Чыганак:РИА-Новости

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев