Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дубайга ялган турлар саткан блогер Илүсәне халыкара эзләүгә биргәннәр

Кешеләрне акчасыз да, ялсыз да калдырган блогер Илүсә Миңнегалиева белән нәрсә булыр?

Телеграм-каналларда Илүсә Миңнегалиева халыкара эзләүгә бирелгән дигән хәбәр таралды. Агымдагы елның гыйнвар аенда гына блогерны федераль эзләүгә биргәннәр иде. 

Исегезгә төшерәбез, Илүсә Миңнегалиева ире Раушан белән Дубайга күченеп китеп, арзан бәягә турлар сата башлады. Кешеләр аларга ышанып акча күчерде, ял булачагын көтте. Нәтиҗәдә, күпләр яртык тагарак янында калды, беркая да оча алмады (монда яздык). Салынган зыян күләме - 27 миллион сум тирәсе. Алданган туристлар гаризалары нигезендә блогерга карата җинаять эше кузгаттылар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев