Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ел саен 4 мең баланы югалтабыз

Уфада Русия Дәүләт Советының “Социаль сәясәт” юнәлеше буенча эшче төркеме күчмә утырышы үтте.

Анда билгеләнүенчә, Русия ел саен 4 меңнән артык баласын югалта. Узган җәй генә илдә 492 бала һәлак булган. Русиянең 73 төбәгеннән килгән мәгълүматларга ярашлы, былтыр 817 бала тәрәзәдән егылып төшкән, шуларның 110ы үлгән. Төрле җинаятьләр 2750 баланың гомерен өзгән. Әлеге саннарны утырышта Русия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкил Анна Кузнецова китерде. “Без ел саен берничә мәктәптә укырлык балаларны югалтабыз, бу хәлне туктатырга вакыт”, – диде ул. 
18-34 яшьлек русиялеләрнең 30 проценты гына бүген­ге чорны бала тудыру өчен имин дип исәпли. Узган ел ил­дә 1,5 миллионнан артык сабый туган булса, 567 мең аборт теркәлгән. Бу инде бер буын тумый калган дигән сүз.
Эшче төркем җитәкчесе, Новгород өлкәсе губернаторы Андрей Никитин гаилә кыйммәтләрен тәрбияләү дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләренең берсе дип белдерде.
Республикада яшь ярымнан өч яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә сертификат тапшыра башлаячаклар. Бу Президент Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
 Бу сабыйларын балалар бакчаларына урнаштыра алмаган гаиләләр өчен генә каралган. Аның бәясе ай саен 6 мең сум тәшкил итәчәк. Быел проект Стәрлетамакта сынау үтәргә тиеш.
Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров шундый бурыч куйган. Бу хакта әлеге утырышта республика Хөкүмәте вице-премьеры вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова белдерде.
 Сертификатлар тапшыру шәхси балалар белем бирү учреждениеләре хезмәте күрсәтергә әзер булган социаль бизнесны уятып җибәрергә тиеш. Сертификат алуның бер шарты – баланың әнисенең эшкә урнашкан булырга тиешлеге.
Документ 1 сентябрьдән бирелә башларга тиеш. Стәрлетамакта проект яхшы сынау үткән очракта, киләсе елдан ул бөтен республикада кулланылачак.
Бүген республикада 1,5-3  өч яшьлек 5400 сабый балалар учреждениеләренә чиратта тора.

 

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/el-saen-4-me-balany-yugaltabyz/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев