Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эльмира Сөләйманова якын дустының төшенә кереп, нәрсә дигән?

«Бу көннәрдә нигәдер аеруча өзгәләнеп сагынып йөрдем аны!», - ди Айсинә Биккинина.

"Эльмира киткәч, баштарак көнем – көн, төнем төн булмады. Үз гомеремдә якын кешемне югалтканым юк иде. Шәхси сәбәпләр аркасында җирләргә дә бара алмадым. Шул да күңелемә төер булып утырды, хәзер дә әле ул мине тырнап тора", - дигән Айсинә Биккинина "Интертат" хәбәрчесенә. Ул җырчының концертларына афишалар ясау белән шөгыльләнгән.

"Эльмираны җирләп, берәр ай узгач, төш күрдем. Эльмира янәшәмдә утыра икән, ә мин аны күрү шатлыгыннан үксеп елыйм. «Эльмиркам, син кая булдың, сине үлгән дип әйтәләр бит», – дим. Ул да мине кочаклый, үбә. Ул күрешүдән уянган хисләрне әйтеп бетерә торган түгел. «Юк-юк, ул бит театр гына иде. Минем барысы да яхшы, мин үлмәдем. Мин һәрвакыт сезнең белән», – ди. Үзе бәхетле елмая… Менә шушы төш кенә җаныма тынычлык бирде.

Бу көннәрдә нигәдер аеруча өзгәләнеп сагынып йөрдем аны. Нечкә күңелле кеше буларак, иң беренче җырларына гашыйк булып, яраткан идем мин Эльмираны. Үзе дә, җырларындагыча, садә күңелле, ачык кеше булып чыкты. Безнең яшь аермабыз 14 ел. Шуңа миңа гел «сеңлем» дип әйтә торган иде. Безне йөз белән дә охшаталар иде.

Гомергә позитивта иде Эльмира, тормышка зарланганын ишеткәнем булмады. Бәлки, олырак булгач, мин дә аның кебек яшәсен өчен шундый үрнәк күрсәткәндер ул миңа", – дигән ул.

Эльмира белән Айсинә соңгы тапкыр Әниләр көне алдыннан язышканнар. Эльмира аннан бәйрәмгә берәр матур видеоролик әзерләп бирүен үтенгән.

"Дөнья, гаилә мәшәкатьләре, ремонт барышы, балалар… Гомум темаларга сөйләштек. «Өйдә, балалар янында бик рәхәт», – дип сөйләде. Һәрвакыттагыча, күтәренке кәефтә иде. Ул мине гел: «Бу проблема – проблемамыни, уйлама да», – дип тынычландыра иде. Бик авыр вакытларым булды, барысын да ачыктан-ачык сөйли алмыйм. Шул чакларда Эльмира минем терәгем булды. Аның «сеңлем», «канатым», «бәгърем» дигән җылы сүзләреннән үк җанга тынычлык иңә иде", – дигән Айсинә.

Тулы язма: БИРЕДӘ

Фото: Айсинә Биккинаның шәхси архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

2

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев