Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Энергетик" мәдәният сараенда ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды

Бүген "Энергетик" мәдәният сараенда ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды.

Язгы матур көндә Чаллының 46 гаиләсе сертификатка ия булды. Чакырылган кунакларны ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары Татьяна Мулькаманова котладылар һәм сертификатлар тапшырдылар.
Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 гыйнвары) Чаллыда 40 меңнән артык сертификат бирелгән, 12,8 млрд сумнан артык суммага 33376 гаилә ана капиталы акчаларыннан файдаланган.
Сертификат бирү чаралары белән эш итү турындагы гаризаларны хәзер Россия Пенсия фонды сайтында Гражданинның шәхси кабинеты аша электрон рәвештә тапшырырга мөмкин.

 

http://nabchelny.ru/news/35737

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев