Эшлим дигән кешегә эш бар
Җәйге вакытта эшкә урнашкан укучылар һәм студентлар көненә ике сәгать эшләп, аена 5 меңнән артык хезмәт хакы алалар. Аның 3198 сумын предприятие түли, 2250 сумы – материаль ярдәм.
Яшьләрне «Чаллы студентлар хезмәт отрядлары үзәге» эш белән тәэмин итә. Вакансияләр 14-35 яшьтәгеләр өчен бар.
– Эш эзләп 1115 кеше мөрәҗәгать итте, аларның 70 процентка якыны эш белән тәэмин ителде, – диде яшьләр эшләре буенча идарә башлыгы Айзат Мәхмүтов. – «ДОМКОР», «Профит» төзелеш оешмаларында Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллиятеннән 115 студент эшли. Яр Чаллы педагогия көллияте һәм Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты студентлары Россиянең Кырым, республика, шәһәряны лагерьларында хезмәт куялар.
Август аена эшкә урнашырга теләүчеләр студентлар хезмәт отрядлары үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев