Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Евровидение-2019» нәтиҗәләре гамәлдән чыгарылырга мөмкин

«Евровидение» финалыннан соң хисләр сүрелергә өлгермәде, Израильдән янә көтелмәгән мәгълүмат килеп иреште.

Имештер, Дункан Лоуренс җыр конкурсының төп кагыйдәсен бозган һәм аның җиңүен юкка чыгарырга мөмкиннәр.
19 майда төнлә Тель-Авивта 64 нче «Евровидение» бәйгесе тәмамланды, анда Дунтан Лоуренс җиңде. Букмекерлар фаразлавынча, Нидерланд җырчысы башта ук шоуның фавориты саналган, шуңа күрә аның уңышы шик уятмаган. Ул бәйгедә 492 балл җыеп, беренче урынга чыкты.
Тик берничә сәгатьтән соң, «Евровидение» нәтиҗәләре җәнҗал аркасында юкка чыгарылырга мөмкинлеге мәгълүм булды. Баксаң, Дункан Лоуренс конкурсның төп кагыйдәсен бозган һәм яңа җыр җырламаган.
Вакыйгалар ничек үрелер, әлегә билгесез булып кала бирә...

 

http://sahne.ru/kheberler/11541.html

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев