Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фамилияне алыштырыга ярый, әтинең исемен ярамый

Бер газетада: «Нәселен саклап калыр өчен, кыз кешегә үз фамилиясендә калу хәерле», – дип укыдым. Әгәр хатын ире фамилиясен алырга теләсә, бу гөнаһмы? Дин ягыннан караганда, ир фамилиясен йөртү рөхсәт ителмиме әллә? Гөлназ

Укучыбызның әлеге соравына имам-хатыйб Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде:  
«Бу мәсьәләгә ике яктан карарга кирәк. Без – гади кешеләр, шуңа да галимнәребезнең фикерләренә таянабыз. Кабиләне алыштырмагыз, – дигәнне хәзерге заманда дөрес аңларга кирәк. Минем фамилиям – Хәйруллин. Казанда меңәрләгән Хәйруллин бар, алар бөтенесе дә туганым дигән сүз түгел. Ягъни туганлык җепләре фамилиягә генә карап билгеләнми. Кыз кешенең кияүгә чыккач, ир фамилиясенә күчәргә теләве начар түгел. Аерым фамилия булу документ эшләрендә авырлыклар китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа да икең бер фамилиядә булу җайлырак.
Кызның үз фамилиясендә калырга карар кылуы — аның теләге. Ир фамилиясен алу хатын-кыз үз кабиләсенә, әти-әнисенә хыянәт итте дигән сүз түгел. Ә менә әтинең исемен алыштырырга ярамый. Безнең җәмгыятьтә кәгазь зур мәгънәгә ия. Дәүләт каршында законлы ир белән хатын гына рәсми төстә гаилә булып санала. Шуңа да яшьләргә никах укытып кына калмаска, ЗАГСка барырга да киңәш итәбез. 

 

Фото: infopro54.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сездән – сорау, бездән –җавап