Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фатирда агулы җанварлар тотуны тыялар

Тыелган исемлеккә песи сыманнар, аюлар, диңгездә яшәүче имезүчеләр, агулы җанварлар, шул исәптә үрмәкүчләр һәм скорпионнар керә.

Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы йортларда асрау тыела торган хайваннар исемлеген әзерләгән. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Бу исемлектә авырлыгы 20 килодан артык булган ерткыч эре җәнлекләр дә бар. Бирегә кеше өчен куркыныч булган песи сыманнар, аюлар, диңгездә яшәүче имезүчеләр, агулы җанварлар, шул исәптә үрмәкүчләр һәм скорпионнар кергән.
Ведомствода билгеләп үткәнчә, әлеге исемлек былтыр декабрьдә кабул ителгән хайваннарга карата җаваплы караш турында законга өстәмә буларак тәкъдим ителә.
Кайсыбер очракларда искәрмәләр дә булырга мөмкин. Мәсәлән, хайванны коткару һәм исән калдыру өчен вакытлыча асрау. Мондый хайваннар реабилитация яки реинтродукция үзәкләрендә, питомникларда һәм профильле фәнни учреждениеләрдә асралырга мөмкин.
Әгәр бу хайванны 2020 ел башына кадәр алсалар, ул үз үлеме белән үлгәнгә кадәр хуҗасында калып тора ала, диелгән бу хәбәрдә.

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/23/181454/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев