Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фирдүс Тямаев корпоративта чыгышы өчен ничә сум алачагы билгеле

Татар эстрадасы йолдызларын Яңа ел корпоративларында җырлату ничә сум торачак?

1. Элвин Грей корпоратив-шоуга бәясен тагын күтәргән — 600дән 700 мең сумга кадәр җиткергән.

2. Ришат Төхвәтуллин — быел аның гонорары 3 тапкыр артып, 500 мең сумга җиткән.

3. Салават Фәтхетдиновның гонорары күпкә төшми: 40 минутлык чыгышы өчен элекке 250 мең сум урынына 350 мең сум түлисе.

4. Айдар Галимов — бер сәгатьлек чыгышы өчен 200 мең сум алачак, 150 мең сум түләсәләр - 35-40 минут җырлаячак.

5. Фирдүс Тямаев үзе генә җырлаганга - 150 мең сум, төркеме белән чыгыш ясауга 200 мең сум ала.

Татарстан һәм Башкортстан җырчыларының тагын бишесе Яңа ел корпоративларына иң кыйммәтләрдән саналучы артистлар унлыгына кергән һәм чыгышлары өчен 100 мең сумнан күбрәк гонорар ала. Мисал өчен, Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов, Илназ Минвәлиев, Раяз Фасыйховның гонорарлары - 150шәр мең, Иркәнеке 130 мең сумга җитә.

Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев