Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фотолар - КАМАЗ һәм шәһәр тарихы шаһитлары

Шәһәр хакимиятенең беренче катында “50х50” дип исемләнгән күргәзмә ачылды.

Тарих-туган якны өйрәнү, КАМАЗ музее һәм мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе оештырыган әлеге күргәзмә КАМАЗ төзелешенә 50 ел тулуга багышланган. Күргәзмәнең исеме 50 еллыкка 50 фото дигәнне аңлата.
Хакимият бинасының пыяла коридорында автогигант төзелешенә багышланган фотолар урын алган. Аларның һәрберсе – тарих. Әйтик, “Биредә Кама батыры” төзеләчәк дигән фотоның тарихы болайрак. Фото июль аенда төшерелгән, ә КАМАЗ төзелеш турындагы хөкүмәт карары декабрьдә генә кабул ителә. Бу фотоны карагач шәһәр хакиме Наил Мәһдиев: “Тарихны кешеләр яза. Сез беләсезме, КАМАЗны Чаллыда төзергә кирәк дип йөргәндә хөкүмәттә әлеге автогиганты Красноярскийда төзү турында документ яткан. Фиркәт Табеевның тырышлыгы, хөкүмәт кешеләре белән дуслыгы нәтиҗәсендә КАМАЗ Чаллыда төзелде. Рәхмәт аңа, ”- диде ул.
Наил Гамбәрович бер фотосүрәттәге ГЭС бистәсендәге күперне озак карап торганнан соң “Бу күперне төзекләндерергә вакыт җиткән,”- дип куйды.
Шәһәр тарихы һәм КАМАЗ музейларыннан алынган уникаль фотографиянең һәрберсе тарих, кешеләрнең энтузиазмы турында сөйли. Бер фотода “КАМАЗ” акционерлык җәмгыятенең беренче җитәкчесе Лев Васильев белән1979 елда шәһәр җитәкчесе булган Рәис Беляевның фотосы Сабан туенда төшкән фотосы бар. Бу КАМАЗ белән шәһәрнең бердәмлеге турында сөйли. Шунысы игътибарга лаек, әлеге шигарь бүген дә актульлеген югалтмый.
КАМАЗ төзелешенә илебезнең төрле төбәкләреннән яшьләр җыелды. Алар башта вагоннарда яшәгәннәр, яз-көз көннәрендә резин итекләрдән йөргәннәр. Шулай да кәефләре күтәренке булган. Алар гармунда җырлап-биеп кичләрен күңелле итеп үткәрә дә белгәннәр. Тормыштан беркайчан да зарланмаганнар.
Беренче КАМАЗ машинасы, беренче трамвай, шәһәрнең беренче йортлары... Болар барысы да күргәзмәгә килүчеләрдә кызыксыну уятты. ГЭС бистәсенең 1/13 йорты фотосы турында Рәис Беляевның улы Айдар: “Без бу йортның төзелешен күреп үстек”, - диде. Шәһәр тарихы музее директоры Румил Кәрәмиев әйтүенчә, тарих турында мәгълүмат һәм гыйбрәт бирә торган әлеге күргәзмә югары уку йортларында һәм мәктәпләрдә дә оештырылачак. Ә 20 уникаль фотодан төзелгән күргәзмә буенча экскурсияне мәктәп укучылары үзләре алып барачак.
КАМАЗ музее директоры Александр Чухонцев “КАМАЗ төзелешенең 50 еллыгына багышланган фотокүргәзмәнең чираттагысы картиналар галереясында булачаган әйтте. “Машина төзүчеләр шәһере” дип исемләнгән күргәзмәгә автогигантның соңны елларда эшчәнлегенә багышланган тарихи әһәмияткә ия булган төсле фотолар урын алачак”, - диде ул.
Кыскасы, КАМА автогиганты һәм Чаллы шәһәре тарихы турында күбрәк беләсегез килсә, бу күргәзмәне карагыз. Анда һәркем үзе өчен кызыклы һәм истәлекле фото таба алачак.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев