Ничек бәйрәм итәләр?
Чаллының Гали Акыш исемендге лицееның бүген туган көне. Алдынгы белем бирү учреждениесе 28 ел элек хәзерге бинасына күчеп интернат- мәктәп буларак эшли башлаган. Бәйрәм көнендә бишенче сыйныф укучыларын лицейга багышлау тантанасы булды. Быел биредә яңа сыйныфлар - дүртәү. Лицей- интернатта 500 бала укый. Директор Фирдүсә Әюпова фикеренчә, лицейда- заманча шартлар, балаларны тормышка әзерләү буенча бөтен мөмкинлекләр бар.
Нет комментариев