Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Горбунов исемендәге Казан авиация заводында җитештерелә торган

Ту-160М бомбардировщигын 2020 елда двигательләр төзү өлкәсендә иң әһәмиятле дөньякүләм казанышлар рәтенә керттеләр

Рейтингны Aviation Week & Space Technology журналы төзегән.

Белгечләр, двигатель көчәйтелгән режимда эшләгәндә дә, самолетның ягулыкны бәрәкәтле тотуын Казан очкычының өстенлекләре арасында билгеләп үткән. Инженерлар китергән мәгълүматлар буенча, яңа эшләнмәләр бомбардировщикның сугышчан радиусын 1000 километрга кадәр арттыра.

Самолет шулай ук өр-яңа навигация приборлары, радар станциясе һәм ракеталар өчен төзәү системасы белән җиһазландырылган.

Моңа кадәр Горбунов исемендәге Казан авиация заводында Ту-160М стратегик ракета йөрткечләр җитештерүне җайга салганнар иде. РФ Оборона министрлыгы ун яңа бомбардировщик сатып алу турында килешү имзалады. Хәрби ведомство беренче самолетны 2021 ел ахырында алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев