Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ярдәм кирәк: 3 яшьлек Ралинә Магизова тернәкләндерүгә мохтаҗ - фото, видео

Чаллыда яшәүче 3 яшьлек Ралинә Магизованы тернәкләндерү өчен елына миллион сумнан артык акча кирәк. Сабыйга – ДЦП, ягъгни озынча иңбашының 14нче хромосома участогы мозаик микроделециясе (мозаичная микроделеция участка длинного плеча 14 хромосомы) дигән катлаулы диагноз куелган.

Ул йөри дә, сөялмичә утыра да алмый. Хәле тагын да начарланмасын өчен аңа Пензада тернәкләнү курслары узу мөһим. Шушы көннәрдә без кызчыкның әнисе Оксана Магизова белән очрашып, бу хакта сөйләшеп алдык.

«Кызыбызны кесарев кисеме белән 39 атнада таптым. Бик бәләкәй булып туды ул: нибары 46 см, 2550 грамм иде. Үпкәләре тиз генә эшләп тә китә алмады. Аннары суларга оныта иде, шунлыктан кызыбызны махсус аппаратларга да тоташтырып тордылар. Реанимация бүлегендә 2 атна ятты. Соңыннан ОПНга күчерделәр, мин дә аның белән биредә 1,5 атна булдым. Бала тудыру йортыннан чыгарганда барысы да әйбәт кебек иде», – дип сүзен башлады кызчыкның әнисе Оксана. 

Әйе, баштагы чорда сабый тернәкләнеп киткән шикелле тоелса да, борылып ятарга тиешле вакыты җиткәч, берни дә эшләмәс була: башын да яхшылап тотмый башлый, куллары да хәрәкәтләнми, авырлыгы да җитми. Гаилә кабат табибларга мөрәҗәгать итә. Аны Чаллыда, Казанда һәм Мәскәүдә дә дәвалап карыйлар. Әмма нәтиҗәсе булмый.

«Безнең бөтен проблема геннарда – ДНКда бер хромосоманың ниндидер материясенең юклыгында. Россиядә мондый балалар юк та диярлек. Мин үзлектән бу авыруны өйрәндем. Хәтта «Фейсбук» социаль челтәре аша шундый диагнозлы балаларның әти-әниләрен табып, алар белән аралаша да башладым. Кемдер күзгә карап ятып кына тора, кемдер институт бетергән – төрле очраклар бар. Генетика тулысынча өйрәнелеп бетмәгән», - ди кызчыкның әнисе.

Бүгенгесе көндә исә Ралинә әйләнә белә, үрмәли, утырып тора. «Чаллыда гына түгел, Алабуга шәһәрендә дә тернәкләнү узабыз. Бассейн, массажын калдырган юк. Уңай үзгәрешләр исә Пенза шәһәрендә дәвалау курслары узгач башланды», – дип дәвам итә әңгәмәдәшем. 

Андагы үзәк хакында гаилә узган елны белеп ала. Төрле ярдәм фондлары аша 200 мең акча туплагач, шунда юл тоталар. 

«Кызыбызны биредә ай буе дәваладылар. Нәтиҗәләр бик зур булды. Ралинә хәтта аягында тора алмый иде, хәзер бастырып куйсаң, диван читенә тотынып булса да тора. Сөйләме юк-югын, тик ниндидер авазлар барлыкка килде. Дәвалану иртәнге 9дан кичке 7гә кадәр алып барылды. Монда войта, куллар, аяклар терапиясе, вак моторика, логопед, дефектолог һ.б. керә», – ди Оксана.

Әңгәмәдәшемнән яшәү урыннары турында да кызыксынам. Алар анда баргач, фатирны арендага алып торалар икән.

«Минем яшь ярымлык улым Артур да бар бит әле. Ралинә белән дәвалануга киткәч, аның белән әбием тора. Иремнең дә, үземнең дә әти-әниләр эштә, шуңа аның белән йөрибез, миңа бик булыша ул. Тормыш иптәшем Ролан да Ралинәбез өчен үлеп тора. Эштән гел сагынып кайта, аның белән һәрвакыт уйнарга вакыт таба. Аллаһка шөкер дим, бер-беребезгә терәк без!» – ди шәһәрдәшебез. 

Магизовлар гаиләсе март аенда кабат Пензага юл тотачак. Бәхеткә, бу юлы да аларга булышучылар табылган, махсус фонд аша акча җыеп биргәннәр. Тик баланың әнисе Оксана сүзләренә караганда, елына бер генә тапкыр дәвалану узу әллә ни нәтиҗә бирми. Алар 4-5 тапкыр барырга планлаштыралар. Әмма бер курс өчен генә дә 230-250 меңләп акча таләп ителә. Билгеле, гаиләнең мондый мөмкинлекләре юк. Шуңа да Магизовлар битараф булмаган кешеләр ярдәменә өметләнә. 

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Тиздән Рамазан, ә ул изгелекләр ае, Аллаһы Тәгалә бу айда күп яхшылыклар һәм игелекләр кылырга өнди. Моны истә тотып, без дә Ралинәгә булдыра алганча ярдәм итсәк иде. Булышырга теләүчеләр өчен 8-951-060-82-52 телефоны карта номерына беркетелгән. Тамчыдан күл җыелганын онытмыйк! 

Ралинәнең туу турында таныклыгын, диагнозын, инвалидлык белешмәсен, Пенза тернәкләнү үзәгенә күчерергә кирәкле суммага счет белән дә таныша аласыз.

АКЧА КҮЧЕРҮ ӨЧЕН: 8-951-060-82-52

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев