Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ярминкәдә үз товарларын тәкъдим итүчеләр: «Бөтен продукциябезне сатып кайтып китәбез» - ФОТОЛАР

Азык-төлек кыйммәтме?

Үткән шимбәдә Чаллыда авыл хуҗалыгы товарлары ярминкәсе оештырылды. Ул шәһәрнең өч почмагында - Тукай яр буенда («Төзүче» стадионы каршында), Ипподром янында һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә үтте. Ярминкәдә бәяләр ничек? Фермерларга ярминкәләрдә катнашу файдалымы? Ипподром каршында оештырылган мәйданга юл тоттык. 

Авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча әлеге ярминкә үзенең төрлелеге белән җәлеп итте. Иртәнге җидедә үк кешеләр бәрәңге, ашлык, орлык суганы, ит һәм башкалар артыннан килә башлады. Гадәттә, мондый продукция тиз сатып алына. 

​​​​Рушания Адиева Минзәлә районы Аю авылыннан килгән. Ул Чаллы халкына үз крестьян-фермер хуҗалыгында үстергән бройлер-үрдәкләр һәм чеби-бройлер итен ярминкәгә алып килгән.

- Безнең продукциягә сорау зур, Аллаһка шөкер. Бүгенге көндә 30лап савым сыерыбыз, аннары бозаулар, үгезләр бар. Быел күпләп бройлерлар, индоүрдәкләр, күркәләр үстердек. Авыл хуҗалыгы ярминкәсенә хәзер 5 еллап йөрибез инде. Файдасы бар! Продукциябезне сатып кайтып китәбез, бернәрсә дә калмый, - дип сөйли Рушания ханым. 

Аш өчен тавык итенең килограммын 220, бройлерларны 250, индоүрдәкләрне 300, күркәне 400 сумнан, 10 дистә йомырканы 95 сумнан саттылар ярминкәгә гаиләләре белән килгән Адиевлар.  

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, нигездә, киштәләрдә җирле җитештерүчеләр продукциясе күп булды. Барысы да арзан бәядән - сөт һәм ит продукциясе, балык, бал. Әйтик, Минзәлә районы Чулпан авылыннан Мирфаяз Бикташев язгы ярминкәдә бал тәкъдим итте. Аның 30дан артык умарталыгы бар икән.

- Чәчәк балы яхшы. Сыйфатлы, экологик чиста продукт. Минем умарталык нәкъ урман арасында урнашкан. Авылыбызны урман әйләндереп алган. 3 литрлы чәчәк балын 1300 сумнан сатам, - дип сөйләде ул  үз продукциясе турында. ​​​​​

Рәтләр буенча киттем. Чират торып, индоүрдәкләр алучылар янына мин дә килеп бастым. 

- Үзебезнең хуҗалык бар. Анда 5000нән артык чебеш үстерәбез, шулар рәтендә тавыклар, бройлерлар, казлар, үрдәкләр дә, бүдәнә (перепелка), цесарка, хәтта фазаннарыбыз да бар. Цесарканың килограммы 550 сум, бүдәнәне 650 сумнан сатабыз. Ярминкәдә өченче елыбызны катнашабыз. Бик ошый! Авыл хуҗалыгы министрлыгы юл чыгымнарын каплау өчен акча бирә, безгә бит үз продукциябезне сатарга кирәк, шуңа да ярминкәләргә бик теләп йөрибез. Аллаһка шөкер, сатып кайтып китәбез. Әйтергә кирәк, авыл кешесе бүдәнә, цесарка ише кошларны аңламый диимме, күбрәк тавык, каз-үрдәккә ияләшкән, ә шәһәр халкы бик теләп ала. Алар бу товарның файдалы да, диетик икәнен дә белә, - дип аңлаталар Әгерҗе районы Кырынды авылыннан килгән Фирая белән Альфред Солтановлар.

​​​​​​

Ярминкәдәге бәяләр, бер килограмм өчен:

 • Арпа һәм тары ярмалары - 10 сум
 • Кукуруз ярмасы - 18 сум
 • Каклаган каз - 1500 сум
 • Орлык суганы: танайка сортлы - 350, рэд-барон (кызыл суган) - 300, стурон (озынча сорт) - 250, штутгартен ризен (түгәрәк сорт) - 150, выборка - 100-150 сум 
 • Гала сортлы бәрәңге (5 литрлы чиләктә) - 100 сум
 • Яшел суган - 300 сум
 • Бройлерлар - 250 сум
 • Мулард үрдәкләр - 450 сум
 • Сыер ите - 430 сумнан башлап
 • Йомырка (10 данә) - 90-95 сум
 • Балыклар: телапия 300, кета 400, минтай, хек 220, ысланган балык 550 сум
 • Май - 450, сыек майның (Оренбург өлкәсеннән) литры 150 сум 

 - Мин авыл хуҗалыгы ярминкәләренең даими кунагы, һәрвакыт канәгать калам, тәмле дә, файдалы да. Бүген менә орлык суганы, тана ите, фарш, сөт, йомырка, бер индоүрдәк алдым, - дип билгеләп үтте шәһәрдәшебез Сиринә Габдрахманова. 

Чаллыда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре киләсе шимбә, 8 апрельдә, оештырылачак.

Гөлия Ибатуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярминкә авыл хуҗалыгы