Онкологиягә каршы яңа вакцина ясаткан беренче пациент метастазалардан котылган.
Инде дүрт ай дәвамында ул үзен яхшы хис итә. Бу хакта Россия Фәннәр академиясе академигы, Гамалея исемендәге фәнни үзәкнең фәнни җитәкчесе Александр Гинцбург сөйләгән. «Беренче пациент дәвалануны тәмамлады. Хәзер без аны ай саен тикшереп торабыз. Беренче чиратта лимфа төеннәрен карыйбыз, организмын башыннан алып аягына кадәр тикшерәбез. Инде дүрт ай вакыт узды, аның хәле яхшы. Кичәге көнгә булган мәгълүматлар буенча, бернинди яңа шеш тә ачыкланмаган», – дигән академик.
Аның сүзләренчә, пациентны тагын өч ел дәвамында күзәтеп торачаклар.
Исегезгә төшерәбез, Россиядә яман шешкә каршы эшләнгән беренче вакцина 2024 елда клиник тикшеренүләрнең башлангыч этабын уңышлы узган иде. Сынаулар препаратның куркынычсыз булуын һәм нәтиҗә бирүен күрсәткән.
«Неоонковак» вакцинасын медицина практикасында беренче тапкыр быел апрель аенда кулланганнар. Ул һәр пациент өчен аерым әзерләнә. Моның өчен кешенең шеш тукымасыннан һәм сәламәт тукымасыннан үрнәкләр алалар, генетик анализ үткәрәләр. Аннары нәкъ менә шул пациенттагы шешкә каршы юнәлтелгән препарат ясыйлар.
Нет комментариев